Все новости
Общество
19 Декабря 2018, 17:34

Нигә безне калдырдыгыз, әнием?!

16 нчы декабрдә Кандра авылында янгында үлгән сабыйлар бәете

16 нчы декабрдә Кандра авылында янгында үлгән сабыйлар бәете

Әни, әнием, нигә, безне ташлап,

Сез урамга чыгып киттегез?

Бу дөньяга безне тудырдыгыз,

Хәм яшәүдән мәхрүм иттегез!

Их әнием, белсәгезче безнең,

Тәнебезнең ничек пешкәнен.

Күрә алмадыгыз инде әни,

Балагызның ничек үскәнен.

Балам уйнасын, дип , әни бәгырем,

Уенчыклар безгә алдыгыз .

Төнлә белән күккә ашты җаныбыз ,

Ә сез әрнеп, җылап калдыгыз.

Әни , әнием , тәнкәебез пешкәч ,

Чыдый алмый әрнеп җыладык.

Бәлки котылырбыз, дип качтык, ләкин ,

Әҗәлләрдән котылып булмады.

Утның кайнарлыкларына түзә алмый,

Их ,суларга килде чумасы.

Төшләреңә керде микән, әнием,

Безнең гомер кыска буласы.

Безгә матур кием алган чакта,

Өсләрендә тузсын дидеңме ?

Өйдән чыгып киткән чакта безне,

Соңгы тапкыр кочып сөйдеңме?!

Күңелегезгә килде микән, әни ,

Сизендегез микән чак кына?

Килмәгәндер ,килсә безне ташлап,

Китмәс идегез лә ашкынып .

Яңа елда быел Кыш бабайдан,

Күчтәнәчләр ала алмадык.

Яңа елга бик аз гына калгач,

Тәнебезне ялкын ялмады...

Барлык әтиләргә, әниләргә ,

Без күкләрдән инде дәшәбез:

Бу тормышта матур гаилә булып,

Балаларны саклап яшәгез!


Читайте нас: